ПЕСНИ, слова которых имеют русский и татарский аналоги ДЕРЕВНЯ-ДЕРЕВУШЕЧКА. Стихи и музыка Аниса Шаймарданова 1. Печалью светлой светишься, Заветный мой порог. Зовёшь с собою встретиться Сквозь годы, сто дорог. ПРИПЕВ: Деревня-деревушечка, Тебе я вновь пою: "Берёзкам и ивушечкам Оставлю грусть свою..." 2. В мечтаньях, грёзах юности Живёшь, любовь моя! К весенней яркой радости Своди, гармонь моя! ПРИПЕВ. 3. На горы поднимаюсь, Спускаюсь я к ручьям... Благослови, прощаясь, Поверь благим вестям! ПРИПЕВ. Милиция - ПолицияMilicciya-policciyaF.mp3 Песня о полиции. |
//vkontakte.ru/video63783659_159282172 Хәния Фәрхи башкаруында минем җыр "Ялгыз каен"(Ялгыз имән). |
Җ Ы Р Л А Р Ы М - к а н а т л а р ы м м и н е м !П Е С Н И - к р ы л ь я м о и !Жду Вашего отзыва об увиденном на моём сайтеБу биттә үземнең сүзләргә язылган җырларым куелдыАвылкаем. Әнис Шәймәрданов көе һәм сүзләре. Балачак эзләрем калган Яшел-чирәм урамнарым, Еллар узгач кайтыр юлга Чыктым,эзләп бураннарым. Кочак җәеп каршы ала Борма юлымда тал-каен. Сагынып сине бер күрергә Кайтып киләм,авылкаем!
Ерак калды шаулы көннәр, Хискә тулы айлы төннәр. Гашыйк булган тәүге язын Искә алмый икән кемнәр?! Кошлар җырын,урман шавын Ничек инде мин онытыйм, - Син язым бит,авылкаем, Син назым бит,авылкаем!
Тормыш үрләрен менәргә Көч алдым чишмә суыңнан. Фатихаңны бирдең,авылым, Нык басып йөр,дип,юлыңнан! Җыр-моң сөйгән тугры дуслар, Энҗе карлы сихри кышлар - Синдә генә,авылкаем, Синдә генә,авылкаем!
2002 ел.
Милиция турында җыр. Әнис Шәймәрданов көе һәм сүзләре
Зур сынаулар үтеп чыныктың син, Ныкъ калканы бөек илемнең. Милиция, хәзер полиция, – Ышанычлы терәк син безнең!
Халкым өчен, изге бурыч диеп, Көн-төн сакта тора ул бүген. Милиция, хәзер полиция, – Ышанычлы терәк син безнең!
Көрәш тынмый, һаман дәвам итә, Батырлыгын сорый һәркемнең. Милиция, хәзер полиция, – Ышанычлы терәк син безнең!
Ноябрь,2010. УКЫТУЧЫМ, КӨТ СИН!Әнис Шәймәрданов көе һәм сүзләре Ukytuchym_ket_sin_noty.jpg Укытучым,көт син!(плюс) Укытучым, көт син!..
Әнис Шәймәрданов сүзләре һәм көе
Чәчәк тотып килдек сиңа, Чакыргачтын кыңгыраулар; Каршы алдың, теләдең син Иң якты теләк. Сау бул инде, укытучым, Без китәбез – син каласың, Һәммәбезгә изге юл теләп.
Белем йорты мәктәбебез Якын булды, син булганга. Укытучым, һәрчак тойдык Матур уйларың. Бәбкәләрдәй тезелешеп, Без килербез – каршыларсың, Шат елмаеп сузып кулларың.
Алда озын яшәү юлы, Безне көтә зур сынаулар. Шатланырбыз, бар хыяллар Тормышка ашса. Көт син безне, укытучым: Онытмабыз, бер кайтырбыз Күрешергә күп еллар аша...
24 май, 2010 ел.
Яңа ел килде.Әнис Шәймәрданов көе һәм сүзләре
Көтеп алынган Яңа ел килде, Чыршылы йортка Кыш Бабай керде. Кыш Бабай керде, Яңа ел килде,- Дусларымның күңеленә Нурлар сибелде.
Һәрберебезгә Назлап эндәшә, Алдынгыларга Бүләк өләшә. Бүләк өләшә, Назлап эндәшә; Кыш Бабайга: “Мин килдем”,- дип, Яңа Ел дәшә.
Елларны саный Сәгать уклары. Куркытмый безне Кыш суыклары. Кыш суыклары, Сәгать уклары... Салкында да балкып торсын Чыршы утлары!
Октябрь,2010 ел. Җырның URL-адресы:
ӘНКӘЕМ -БӘГЪРЕМ ( җ ы р )
Әниемнең 80 яшьлек юбилеена багышлап язылды
Авыр язмышың, ялгыз тормышың Күз алларымнан китмәсләр инде. Күргән михнәтең, ачы хәсрәтең Бер эзсез генә үтмәсләр инде. Узган гомергә мәдхия җырлап, Әнкәем, бәгърем, яшәле озак. Син булсаң гына, Син булсаң гына, Хәтер яңарып,кайта балачак.
Юллардан арып, кулларың талып Кайтсаң да, сөйдең иркәләп-назлап: “Улым-улкаем, йөрәк майкаем, Кил яннарыма, утырыйк азрак!..” Хәзер юллардан мине көтәсең, Әнкәем, бәгърем, яшәле озак. Син булсаң гына, Син булсаң гына, Күңелләрем көр, Шатланам һәрчак.
Тәрәзәләрдә утлар сүнмәсен, Нигез ташымның нуры бетмәсен. Гөлле бакчаңда йөре син һәрчак, Йөзеңә кырау тиеп үтмәсен. Гөлләреңә дә һәрчак син кирәк, Әнкәем, бәгърем, яшәле озак. Син булсаң гына, Син булсаң гына, Күңел түремдә балкыр йорт-учак.
5 май,2006 ел.
Син бергенәм минем!Әнис Шәймәрданов шигыре һәм музыкасы 1. Яннарыма килсәң,
|
|
|