Укытучылар өчен 8-Март бәйрәме

( сценарий)

 Күңелле музыка фонында кунаклар өстәл артына утыра. Директор үз урынын алгач, Алып баручы сүз башлый.Музыка туктала.

А.б. Хәерле көн,хөрмәтле хатын-кызларыбыз,коллегалар.Котлы булсын олы бәйрәмегез,мөбарәк булсын бәйрәм табыныбыз! 8нче март –  Халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмне ачык дип белдерәм.

Егерме ел элек,якты йолдыз булып,

Кабындың син Әлмәт күгендә.

Милләт өчен җаны фидаларга –

Гимназия маяк бүген дә.

 Чүл үзәгендәге оазистай,

Әлмәт уртасында балкыйсың,

Татар телен, милли рухыбызны

Бала күңелендә саклыйсың.

 Бер йөрәккә килеп тоташалар

Татар каны аккан тамырлар.

Киләчәкнең Тукай, Җәлилләре

Бер-берләрен монда табарлар.

 Татар татарлыгын онытканда,

Эреп барган чакта дөньяда,

Төрки, татар халкы бөеклеген

Искә төшерәсең һаман да.

      Гимназиягә нигез салынган көннәрдән башлап, бүгенге көнгәчә, алыштыргысыз җитәкче вазыйфасын башкаручы, “түбәтәйле йортыбыз”ның хуҗасы Ядкарь Габдулла улына сүз бирергә рөхсәт итегез! (кул чабулар) Рәхим итегез,Ядкарь Габдуллович,сүз – Сезгә.

     Директор чыгышы ( котлаулар,бүләкләр тапшыру).

Балалар күңеле далаларда,

Имәннәр ныклыгы аналарда.

Бар авырлыкка да алар түзә,

Рухи көчле алар, сабырлар да.

 Кешелек язмышы – аналарда,

Дәвамнары тора балалардан.

Өзелсә бер кылы тәңгәллекнең,

Җир тетри, әрни яралардан.

 Аклык-пакълык, сафлык аналарда,

Назлык-нәзакәтлек бар аларда.

Көрәшче ул, туры юлга өнди,

Киңәшен дә бирә балаларга.

 Авыр юллар кичеп, алга узганнарга,

Кешелеккә гомер юлы сузганнарга,

Баш иябез балаларын кеше иткән,

Бөек исеме, заты булган  АНАЛАРГА.             ( Минзифа  Хөснетдинова  шигыре)

 Кадерле апалар, сөйкемле кызларыбыз! Әйдәгез, сезнең бәйрәмегез хөрмәтенә корылган өстәлдәге сыйлардан авыз итегез! Егетләр, үз эшегезгә тотыныгыз – кунакларыбызны сыйлый башлагыз!

      Җыр башкарыла. “Назлы гөлкәем”.

    Икенче җыр башкарырыла. “Кошлар кебек”.

 Тумышлары белән бу төбәктән булган укытучыларыбыз белән беррәттән, тирә-як районнардан, хәтта бик ераклардан күченеп килеп, Әлмәтне якын итеп, үз итеп яратып, монда төпләнеп гомер кичерүче бик күп укытучыларыбыз бар. Кайда тууларына карамастан,алар барысы да уртак йортыбыз Әлмәтнең киләчәген тудыруда үз өлешен кертә.Милли үзаң тәрбияләүгә  бәяләп бетергесез  өлеш кертүче милләтпәрвәр мөгаллимнәребез бихисап! Хәзер аларны котлар өчен гимназияның профсоюз оешмалары Советы рәисе Исламова Галия Мәҗит кызына сүз бирик.

          Профком рәисе чыгыш ясый.

 Кәефемне күпме бозды болар,

Үзәгемә күпме үттеләр!..

Тик һаман да җанга якын шулар –

Минекеләр, үземнекеләр.

 Минекеләр, үземнекеләр шул,

“Үземнекеләр” дип үстерәм.

“Үземнекеләр” дип гаеплим дә

“Үземнекеләр” дип кичерәм.

 Көннең ямен, тәмен, борчуларын

Тик шулардан җыям, таратам.

Плюс-минусларын бергә кушып,

Үземнеке итеп яратам.                       ( Клара Булатова.”Шәкертләремә” шигыре)

 Лаеклы ял яшендә булсалар да, назлы карашларына йөрәк җылыларын кушып, үзләренең тирән белем сандыкларыннан балаларга гыйлем өләшүче мәртәбәле укытучыларыбызга багышлана чираттагы номерыбыз.

 Рамил Рафикович аккордеонда татар халык көйләренә тезмә башкара.

 Безең хатын-кызларыбыз, беренче чиратта, алар Әниләр. Бер укучыбызның шигри юлларын тыңлап үтик әле. Хөснетдинова Регина шигыре бу.

 Һәркем белә: бар кешегә әни кирәк.

Миңа, сиңа, һәммәбезгә әни кирәк –

Әни бит ул бу тормышта бик зур терәк.

 Иртән торып, бер елмая матур итеп,

Гүя кояш шуны гына торган көтеп!

 Бу тормышта барыннан да бигрәк

Миңа, сиңа, һәммәбезгә Әни кирәк!       ( Регина Хөснетдинова шигыре)

 Шушындый бик күп талантлы балалар тәрбияләүдә, гимназиянең үз йөзен, маркасын тотуда Ядкарь Габдулловичка ярдәм итүче, аның “уң куллары”: Рассадина Венера Кәшиф кызы, Шәйхетдинова Минзәрә Шәйхразый кызы, Сәмарханова Нәфисә Самат кызы, Вәлиуллина Фирүзә Җәвит кызы! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз, җиңел булмаган эшегездә сабырлык, аек акыл, расписание, планнар, отчётлар тезмәсендә гел төгәллекләр генә булуын телибез. Тату коллективыгыздан Венера Кәшифовнага сүз бирик әле.

 Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Кәшифовна чыгышы.

 Сезнең өчен җыр яңгырый. Бүләк итеп кабул итегез.

     “Сагыну” җыры. Алып баручы үзе башкара.( Завуч Римма Илтөзәровна турында сүз әйтсә, котласа, җыр укытучысына баян алып барып бирәм).

    Римма Илтөзәровна җырлый.Ул җыр башлаганчы, шигырь укыла.

 И эшләп тә куям бугай әле!

Эшлим, йөрим, сөйлим, баш ватам.

“Кайсысына кайчан өлгерәм”,-дип,

Кайвакытта үзем шаккатам.

 Казаннарны урап кайттым әле

Тәүлек ярым вакыт эчендә.

Тугыз өйнең тугыз түбәсеннән

Җил-җил генә менеп төштем дә.

 Кайсы бик үз күреп кабул итте,

Кайсы йөзен чытып каршы алды.

Кайсы белән тәмам дуслык бетте,

Кайсы белән дуслык башланды.

 Өйдән чыкмый байтак яткан идем,

Яткан таш бит, диләр, күгәрә.

Күгәргән таш шомарырга тиеш,

Аяк-куллар йөргән көннәрдә.

 Күгәрек дип... җан бит тутыкмаган,

Ул кымшанмас иде, тутыкса.

Әле һаман дәрес бирмәс иде,

Җыр да язмас иде ул, юкса.

             Эшләмәгән минут сирәк әле,

            Үтә гомер җырлар кою белән,

            Мин халыкка шундый кирәк әле,

            Бәхетлемен шуны тою белән.

 Римма Илтөзәровна җырлый.

 Тәнзилә Хаҗи кызы, Әлфия Ислям кызы, Гөлназ Изиль кызы, Римма Вәдүт кызы!

Бөтен фәннәрнең патшасы булган математика укытучылары, барыгызның да басуыгызны сорыйм. “Математика – царица всех наук”, диләр.Бөек акыл ияләренең тагын нинди әйтемнәре бар, бу фән турындагы? ( әйтәләр.) Сезгә чираттагы соравым.Интеграл,производная,А+В, С+Д дигән кебек, безгә, ирләргә, билгесез булган нинди компонентлардан тора барыбызга таныш “Оливье” салаты? Санап чыкмассызмы икән? (салатның “компонентлары” атала.) Кайсыгыз шушы “билгесезләр”не (математика телендә – “неизвестный”ларны) кушып, “оливье” салатының барлыкка килү рецептын безгә сөйләп бирә ала? Бәлки, сигезенче март көнне ир-атларыбызның кайберләре сез өйрәткәнчә бу салатны эзерләп карамакчы булырлар?!

                         Салат әзерләү рецепты әйтелә.

       А.б.: Егетләр, әйдәгез әле, хөрмәтле хатын-кызларыбызга җыр белән булса да ярдәм итеп торыйк әле, күңелләре күтәрелсен! Безнең җырны тыңлап, бәйрәм ашлары тәмле булып пешсен.

       Күмәк җыр. “Эх, сез, матур кызлар!”(ир-егетләр башкара).

       А.б. Рәхмәт,егетләр! Инде барыгыз, кызларыбызны сыйлавыгызны дәвам иттерегез...

Ә сезнең белән, хөрмәтле кунаклар, акыллы фикерләрне искә төшерүне дәвам итәбез.

Физика фәне турында кем нәрсә әйкән? (әйтелә)

Ә география турында?

Ә химия турында?.. (төрле фәннәр турында фикерләр әйтелә)

Татар теле турында безгә бу фәнне киләчәк буын күңеленә иңдерүче укытучылыарыбыз сөйләп үтәр.

Нәфисә Саматовна,Эльвира Әсхәтовна,Рания Газизьяновна,Гөлназ Габдулловна,Айсылу Фәнисовна,Розалия Зияфетдиновна, басыгыз әле. Кайсы шагыйрь, нинди язучының әйткән фикерләре хәзер татар телендә канатлы сүзләр булып санала? Кем башлый? ( санап китәләр)

Бик яхшы. Телебезнең алга таба да тиешле югарылыкта укытылуына зур өлешегезне керткән өчен сезгә зур рәхмәт. Кичә Айсылу Фәнисовна  һәм Лиана Наилевнаның  туган телебезгә багышлап берлектә үткәрелгән чарасы – сезнең гомум эшегезнең бер кечкенә чагылышы ул, шушындый тамчылардан күл җыела бит... Шул кичәге чарада бер сүз булды :имеш, “Луч” каналында Яңалыклар тапшыруын татар телендә дә алып барачаклар, имеш. Чынмы бу? Димәк, Яңалыкларның чираттагы чыгарылышында,һичшиксез,безнең гимназия турында хәбәр булырга тиеш! Шуны әзерләп бирмәссез микән? (кәгазь-каләм бирелә)Материал әзер булгач, миңа әйтерсез.Кичәге яңалыкларны һәм бүгенге бәйрәм табыныбыз турында языгыз...

    Рус телчеләренә – чираттагы соравым. Үз туган телен яхшы белгән кеше русча да яхшы сөйләшә, килешәсезме? Татар телендә дөрес фикер йөртсә, ул шуны рус телендә дә әйләндереп кайтара белә. Шулаймы? (җавап бирәләр)

   Яхшы. Ә хәзер бөек рус телен укыткан коллегаларыбызга задание... Тиз әйткечләр беләсезме икән? Әйдәгез, кемузардан әйтә башлагыз. (әйтелә)

   Хәзер мондый бирем. Лариса Әмирзяновна пословица әйтә, ә Лиана Наилевна шуның тәрҗемәсен әйтә., “мәкаль”гә әйләндереп... (әйтелә) Лиана Наилевна пословица әйтә – Ләйсән Нәфисовна тәрҗемә итә... Ләйсән Нәфисовна – пословица, Надира Нуризяновна – мәкаль, Надира Нуризяновна – Ләйсән Рафаиловна, азактан Ләйсән Рафаиловна әйткән пословицага Лариса Әмирзяновна мәкаль белән җавап бирә. Киттек! (әйтешәләр) Рәхмәт!

    “Луч” каналы эфирга чыга. Яңалыклар әзерме? Студиягә рәхим итегез! Шулай итеп, телеканалда татар телендә яңалыклар хезмәте эшли башлады. Сезне үзган ике көн йомгаклары белән ..................................................................таныштыра. (микрофон куелган өстәл артына утырып укыйлар) Рәхмәт.

 Клара Булатова. “Кәеф бетте”.

 Иртәдән үк кәеф бетте,

Ир кәефсез эшкә китте.

Көнем үтте каләм алмый,

Ярты сыңар сүз дә язмый.

 Сәбәбе дә юк иде лә,

Татулык та нык иде дә –

Әйбәт көнне үзем ваттым,

Бер дә юкка сүгеп аттым:

 Әзерләгән ашларымны

Яратмый башлаган, имеш,

Былтыр ясаган салатны

Ашамый ташлаган, имеш.

 (Ашамаса нәрсә булган?

Ашамый дип, кем талаша?

Соң, салатың тәмле икән,

Тот та инде үзең аша!)

 И хатын-кыз!

Кытыр кавем!

И телеңне шөпшә чаксын!

...Берүк инде ир дигәнең

Исән генә эшләп кайтсын!

       “Луч” телеканалында – политик интервью. Студиядә бүген кунакта гимназиянең иң яхшы ораторы Марданова Роза Гимазовна һәм аның оппоненты Камалетдинова Наилә Зөфәр кызы. Дискуссияның темасы: “Татар мәктәпләрен ябу – бу политик күрәкараучанлыкмы, әллә татарны чукындыруның яңа алымымы?” (чыгыш ясыйлар)

      Балаларыбызның яраткан геройлары Гөлнур Язгы-Кар һәм Минзилә Әнә-Сәнә бүген безгә үзләренең яңа күчтәнәчен алып килгән. Әйдәгез, кул чабып каршы алыйк.

                             Күңелле интермедия.

 Танцы-мансы... (хәзерге заман музыкасына биюләр)

 Уен уйныйбыз! 5 әр кешедән торган ике команда кирәк. Әйдәгез, бер командада яшьләр булсын, икенчесендә – олыраклар... Рәмил Хөснетдинович, реквизитлар әзерме? (уен үткәрелә)

      Сәгыйдә Мингалиевна, сез алдагы конкурста хөкемдар булырсыз, монда калыгыз әле...Уенга туй мәшәкатьләренә әле дучар булмаган сөйкемле туташларыбызны чакырам. “Сервировка стола”.

                                Уен “Сервировка стола”. (Бу турыда русча язылганнарны уку).

        А.б. Айгөл Мисхәтовна, Фирүзә Җәвитовна, Индира Мөхтәровна, Рәилә Нурфаиловна, Нәфисә Фоатовна, инде сүз сезгә. Менә нәрсә турында сөйләргә кирәк булачак. Бәйрәм табынына кунаклар җыелганчы, инглиз телендә без нәрсәләр ишетер идек? ( инглизчә сөйләшәләр)

      Рәмилә апа,Венера апа,Зөлфия апа,Рәйфә апа,Гүзәл апа,Рәйсә апа,Эльгина апа,Айгөл апа,Миләүшә апа,Гөлнура апа,Зөлфия апа,Лилия апа,Миләүшә апа,Гөлшат апа,Сәгыйдә апа,Ильвира апа,Әнисә апа,Валя апа,Гөлчәчәк апа,Раиса апа! Сезне сәхнәгә чакырам. Җырлыйбыз хәзер.

                                           Җырлар башкарыла.

       Башлангыч сыйныф укытучыларының ярдәмчеләре: Луиза апа,Рәвилә апа,Альбина апа,Роза апа,Мәдинә апа,Рәфисә апа,Чулпан апа,Рузилә апа,Айгөл апа,Гөлназ апа,Илүсә апа,Зимфира апа,Венера апа,Фаягөл апа, инде сүз сезгә.

“Продлёнка”дагы бер көнне безгә тасвирлап бирегез әле. Балалар булып уйныйсызмы шунда... Флүзә апа,син фотога төшереп ал. (уйныйлар)

       Хәмидә Нуриахметовна, Альбина Кыяметдиновна, Эльвира Геннадиевна, сезгә чират килеп җитте. Чыгыгыз әле минем янга. Һәрберебез үзе сайлап алган белгечлекне яклый бит инде бүген,сизгәнсездер. Минем сезгә үтенечем шундый. Мин куйган музыка астында сез үз һөнәрегездә кулланылган хәрәкәтләрне ясарга тиешсез,дәрес алып баргандагы хәрәкәтләрне. Башладык! (Эшлиләр: Хәмидә күнегүләр ясый, Альбина бии, Эльвира рәсем төшерә).

       Биологлар,химиклар,географлар: Галия Мәҗитовна,Айгөл Әхмәтганиевна,Лилия Әзбәровна сезгә шундый берничә соравым бар. Экологик чиста продуктлар нигә азая? ГМО куркынычмы?Җир шарына “глобаль җылыну” яныймы? (җавап бирәләр)

 Ә хәзер мәйдан уртасына 4нче сыйныфтан алып 11нчегә кадәр класслары булган сыйныф җитәкчеләрен чакырам. (чыгалар) Җөп санлылар бер команда, так санлылар икенче команданы төзи. Командагызга исем уйлагыз. (уйлап табалар) Командир сайлап куегыз.(сайлыйлар) Марш темпындагы җыр сайлагыз (сайлыйлар) Тезелегез!

А.б. Шәүкәт Дәүҗәтович, взвод ике отделение составында уенга тезелде! Парад белән командалык итүне үз кулыгызга алыгыз!

 Уен. 1. Доклад командира. 2. Повороты на месте. 3. Строевой шаг. 4. Песня.

Молодцы! Афәрин! Безнең хатын-кызларыбыз беркайда да сынатмас!

 И талчыбык! И яшь чыбык!

Бигрәк нәфис,бик нечкә.

Сыгыла да, бөгелә дә,

Әмма сынмый ничек тә.

 Җил тигәндә сыгыла да,

Иелә дә бөгелә.

Әмма саклый сын-буынын,

Кичерсә дә ни генә.

 

Бер карасаң, буйсынучан,

Җил кушканны тыңлый ул.

Әмма яши үз дигәнчә,

Сыгылса да сынмый ул!

 Алдагы җыр барлык хатын-кызларыбызга, гимназиянең техник персоналына, ашханә эшчеләренә ир-егетләребезнең бәйрәм бүләге булып яңгырасын!

 Җыр. “Яшьлегем тугае”.

 Бәйрәм табыныбызга дога кылып таралышканчы, Минзифа апа Хөснетдинованың шигырь юлларын ишеттерәсем килә. Гимназиянең ун еллыгына багышланган шигыре бу аның.

 Гимназия баскычларын

Ун ел буе таптадым.

Тик аннан да туры юлны

Башка җирдә тапмадым.

 Синнән алган белем белән

Вөҗданымны аклармын.

Исемеңә тап төшермәм,

Күңелемдә саклармын.

 Синең белән ил куансын,

Шуны тели күңелем.

Исмең якты йолдызга тиң,

Әзын булсын гомерең.

        Амин, шулай булсын! Гимназиябез татар балалары өчен кадерле уку йорты, ә безнең өчен милләтебезнең форпосты булып калсын. Һәрберебез монда үзенең кирәклеген тойсын, сайлап алган һөнәренең мактаулы һәм бик кирәкле булуын беркайчан да онытмасын. Бер-беребезгә кирәкле булып яшик,дуслар! Бәйрәм белән сезне тагын бер, хөрмәтле хатын-кызлар!

      Табыныбызны түгәрәкләп кую өчен сүз сезгә, ЯдкарьГабдуллович!

 Директорның йомгаклау сүзе.

 Күмәк җыр башкарыла (сүзләре таратыла). “Юкка түгел, юкка түгелдер”.

 

БАЛАЧАГЫМ ИЛЕ .

Илүсә Нәбиуллинаның “Кояш бүләк итәм” исемле китабы буенча театраль кичә.

( 4 н ч е  с ы й н ы ф  у к у ч ы л а р ы  ө ч е н ).

Кереш өлеше.

“Хуш,балачагым”җыры яңгырый.Балалар йөгерешеп чыгалар –

кемдер туплы уйный,кемдер скакалка аша сикерә....Уйнаган булып,декорацияләр коралар,реквизитлар чыгарыла.Берәү велосипедта уза...

Беренче эпизод.

Укытучы (сәхнә артыннан,микрофонга).

“Балачак иле”!Кем әйтте “андый ил юк”дип?Бар ул андый ил.Бар!Аның барлыгын барыбыз да беләбез,әнә шул илне сагынабыз,ул безнең төшләребезгә керә.Төнлә төшкә керә дә,таң ату белән Кояш нурларында эреп югала.Бар ул андый ил,ләкин беребез дә аңа кайта торган юлны белми.Шундый ымсындыргыч матур,үзәкләрне өзәрлек якын,серле ил ул - Балачагым иле!..

Авылыма кайтып килдем әле,

Уй йомгагын кабат чуалтып.

Су буйларын иңләп,җырлап йөрдем,

Керфекләрне яшькә чылатып.

Казлар куган тыкрыклардан уздым,

Чишмә суын татып карадым.

Төн утырып тагын шигырь яздым,

Күккә карап йолдыз санадым.

Ялантәпи баскан сукмаклардан

Әрәмәгә кердем адашып...

Кырык яшьне алып атып булса,

Кайтыр идем кабат балачакка,

Кайтыр идем шулай саташып.

Укытучылары сөйләп бетерүгә,балалар тезелеп басалар.

Беренче. “Бала чак!”дигән сүз белән минем күз алдыма туган як,туган авылым,аның безнең төбәккә генә хас урман-кырлары,чишмәләре,елгалары килеп баса.

Икенче. “Бала чак!”дигәч,бергә уйнап үскән иптәшләрем,сыйныфташларым искә төшә.

Өченче. “Бала чак!”дигәндә,йөрәкнең бөтен кылларын тибрәтә торган моңлы матур көй ишетелә башлый.

“Туган авыл” җыры (Габдулла Тукай сүзләре,Алмаз Монасыйпов көе) башкарыла.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул.

Аулыбызның ямен,суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

- 1 -

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.

Абый белән бергәләшеп,кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда,бәлки,күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам,кайда торсам,нишләсәм дә ,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Дүртенче (җырдан соң). Нәкъ Тукайча килеп чыга: тау башында утыра ул безнең авыл! Минем изге туган-үскән җирем булган өченме,башкалардан матуррак,якынрак – исләремә төшкәндә,үзәкләремне өзүче гүзәл табигать почмагы ул!

Бишенче. Безнең авыл яныннан гына,тау астында,заманында бик киң булган,хәзер инде яр буендагы әрәмәләрен кисеп,тугайларын сөреп бетергәч – кипкән,суы чыпчык тезеннән генә калган елга ага.

Алтынчы. Ярындагы сары балчык кушылып,суын сары төскә керткәнгәме,аның исеме –“сары агышлы”,”Сарашлы”. Елга сап-сай гына. Ташларына баса-баса, аның аръягына бернинди күперсез-нисез чыгарга була.

Җиденче. Елганың теге ягына чыксаң,башкорт җирләре башлана.Шуңа күрә авылда “безнең Сарашлыны ике сәгать чыгарга кирәк”диләр.Юк,елга киң булган өчен түгел – башкортлар бездән ике сәгатькә алданрак йокыдан торалар бит!

Сигезенче. Аларда таң ике сәгатькә иртә ата, эш иртәрәк башлана.Бездә иртәнге алты булса,елганың икенче ягында сигез була да куя! Бөтен хикмәте шунда гына.

Балалар арткы планга күченәләр.Инсценировкаларга хәзерлек башлана.

Укытучы (сәхнә артыннан,микрофонга). Су буена төшкән саен хәтер яңара...Су буе.Балачак иле...Серле һәм ерак Балачак иле.Менә син минем каршымда гына кебек...Үзең әллә кайда ук... Юлсыз,адрессыз Балачак дөньясы.

Икенче эпизод.

Ике бала алгарак чыга.

Тугызынчы. Туган-үскән якларым ла,

Болыннарым-кырларым,

Сездә тудым,сездә үстем,

Ләкин сездә тормадым.

Җилләр булып очып килим

Газиз туган ягыма,

Бик сагындым сезне,диеп,

Әйтим туганнарыма...

Унынчы. Бу шигырь нәкъ безнең авыл турында гына.Чөнки аны авылыбыз кызы –күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова язган.Күптән түгел шушы матур сүзләргә Әнис абый Шәймәрданов көй язды. Әнис абый,сәхнәгә рәхим итегез!

- 2 -

Җырның сүзләре тамашачыларга таратыла (бу эшкә сәхнә күренешләрендә катнашмаучы шушы ук сыйныф укучылары җәлеп ителә). Җыр башкарыла.

... Сусавымны басар кебек

Туган як чишмәләре.

Җилләрнең дә иң назлысы

Шул яктан искәннәре.

Җилләр булып очып килим

Газиз туган ягыма,

Җәйләремә кайтыйм әле,

Кышларыма-языма!

Өченче эпизод.

Хореографик күренеш.

(“Чәчәк Кыз һәм Үлән Егет” әкияте буенча).

Сәхнәгә биш“чәчәк” – биюче кызлар чыга. 5- нче Чәчәк яшеренә.

1 нче Чәчәк. Борын-борын заманда...ук түгел,безнең көннәрдә генә,Җир шарының бик матур бер җирендә,бар ягын да җилләр җилләтеп,яңгырлар юып,Кояшның да нурлары турыдан-туры төшеп,яндырып-көйдереп тора торган бер тау булган.Әлеге тауда үләннәр кыска гына буйлы,чәчәкләр дә бик зәгыйфь кенә икән.Чөнки гел исеп торган җилләргә,бәреп яуган яңгырга түзү авыр булган.

2 нче Чәчәк. Менә шул тау итәгенә бер көнне җилләр белән бер орлык очып килгән.Орлык,

үләннәр арасында җылы урын тапкан да,шунда калган.Шул минутта ук шифалы яңгыр яуган.Кояш чыгып,рәхимле нурлары белән җирне җылыткан.Орлык тишелеп чыккан.Көн үскән орлык,төн үскән һәм бик матур бер Чәчәк-кыз булып җитешкән.

Җете-кызыл төстәге “чәчәк”- 5 нче Чәчәк пәйдә була.

3 нче Чәчәк. Ләкин Чәчәк-кыз ялгыз икән. Ул бик ямансулаган,таңнарны да гел ялгызы каршылаган. Кояшның иртәнге алсулыгында да берүзе генә коенган, кичке шәфәкъ нурларында да үзе генә кызарып утырган.Усал җилләр,кайчагында,аның күбәләк канатыдай юка,нәфис таҗларын өзәрдәй булып йолыккалый икән.Андый минутларда Чәчәк-кызга бигрәк тә авыр була.

4 нче Чәчәк. Бердән-бер көнне тау итәген койма белән әйләндереп алганнар.Чәчәк-кыз койманың эчке ягында калган.Бакчага берсеннән-берсе матуррак агачлар,куаклар,үләннәр утыртканнар.Чәчәк-кыз янына озын сабаклы,киң яфраклы үлән туры килгән.Үлән-егет шул минутта ук Чәчәк-кызга гашыйк булган.”Бу вакыттан син беркайчан да ялгыз булмассың”,-

дигән ул Чәчәк-кызга.

Үлән-егет чыгып,Чәчәк-кызга баш иеп, кулын суза.

Бию башлана.”Гөлләр иле”көенә (Сәлимә Шәмсина музыкасы,Гөлшат Зәйнәшева сүзләре).

Бию тәмамлануга,сәхнәгә Җил белән Кояш чыгалар.Биючеләр артка чигенә.

- 3 -

Дүртенче эпизод.

Инсценировка.

(“Кем көчлерәк?” әкияте буенча).

Катнашалар: Җил, Кояш, Кеше.

Кояш. Җил! Син нишләп шундый рәхимсез,нигә шулчаклы шаулыйсың соң?Тынычлан!

Җил. Юк, Кояш, тынычланмыйм. Мин барыбер синнән көчлерәк!

Көчен күрсәтергә тырышып, дулап-ыжгырып йөри башлый. “Чәчәкләр” һәм Үлән-егет,артка чигенеп, иелеп-бөгелеп торалар.(Магнитофонда – җил тавышы.)

Җил. Мин – көчлерәк.Мин тауларны җимерәм,меңъяшәр имәннәрне сындырам.Мин хәтта Кешене дә җиңә алам!.. Әнә,юлдан берәү килә.Хәзер мин аның өстендәге плащын салырга мәҗбүр итәчәкмен!У-ууу!!!

Җил тузына,Кешенең плащын йолкый. Ләкин Кеше бирешми,егылмый,

плащына ныграк төренә генә. Җил кинәт арып туктый,чүгәләп утыра.

Кеше Кояшны күреп ала, шатланып тирләрен сөртә,плащын салып кулына тота.

Җил (аптырап карап тора). Кояш,синең көчең нәрсәдә соң? Ничек итеп син Кешенең плащын салдырттың, шат елмаерга мәҗбүр иттең?

Кояш. Яхшылыкның, җылы һәм ягымлы сүзнең ташны да эретерлек көче бар.Бел шуны! Назлы, ягымлы бул, Җил!

Кеше икесен дә култыклап ала.Чыгалар.

Бишенче эпизод.

Инсценировка.

(“Тәмле тел турында” хикәясе буенча).

Катнашалар: Карт һәм Карчык.

Карт (өстәл артына утырып). Карчыккаем,бүген син миңа дөньядагы иң тәмле ризыкны пешер әле,яме!

Карчык. Ярый,карткаем,була ул. Хәзер пешерәм...(чыга)

“Тел” дип язылган савыт күтәреп керә.

Карчык. Менә,картым,син сораган иң тәмле ризык!

Карт (тәмләп карый, ашый). Дөрес,карчык,дөньяда телдән дә тәмле,телдән дә татлы нәрсә юк! Хәзер инде син иң тәмсез ризыкны пешер!

Карчык (икенче савытны алып керә,анысына да “тел” дип язылган).Менә,картым,авыз ит.

Карт (ашый). Әллә тозсыз пешердеңме соң? Нишләп болай тәмсез бу тел?..

- 4 -

Карчык (тамашачыларга). Менә шулай,балалар.Телдән дә тәмле,шулай ук телдән дә тәмсез нәрсә юк дөньяда.Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел!

Карт (карчыгы янына килеп баса).

Әйе шул,яхшы сүз – шифалы,тылсымлы,

Ул юа яраны,борчуны!

Карчык. Яхшы сүз тауларга күтәрә,

Давыллар аркылы үткәрә!

.

Икесе бергә. Тәмле телле булыгыз!(савытларны алып чыгалар)

Алтынчы эпизод.

Шигырьләр уку.

/ Зөлфия Сираеваның “Гел сагынып яшим”исемле китабыннан. /

I-бала. II-бала.

Их,абый булулары! Туган як сагындыра..

Җәй буена тик тормадым, Һәр ел саен җәйге ялны

Һәммә эшне башкардым. Үткәрәм чит илләрдә:

Моңарчы сабый булганмын, Кызынамын алтын комда

Быел көз – абый булдым. Искитмәле җирләрдә.

Кипарислар үскән якта

Ял итәргә вакыт таптым, Йөрим диңгез буенда;

Су буенда кызындым. Ә уемда кайтып киләм

Үрдәк-казларны сакладым, Акбайлы авылыма.

Чөнки мин –абый булдым. Туган илгә кайту белән

Сорадым дәү әнидән:

Витаминнар да үстердем - Туган йортны ник сагындым,

Энекәшне сыйларга. Ник чыкмады исемнән?

Китапларны күп укыдым Әйтте әби: “Сагынасың,

Кышкы кичтә сөйләргә. Кендек каның тамганга;

Бишек җырын хәтерләткән

Көйләтмимен хәзер бер дә, Азанга сусаганга!

Табып юк-бар сәбәпне.

Берәм-берәм киметәмен III-бала.

Кирәкмәгән гадәтне. Өлешең булсын..

Исемем минем –Азат, Уку елы бик тиз үтә,

Энемнеке –Азамат. Җитә ямьле җәйләре.

Әнием әйтә: үскәчтен дә, Кошлар кайткан якларга,дип,

Булырсыз,ди,гүзәл зат! Чыгып китә байлары.

Чит җирләрдә бары да мул:

Их,абый булулары – Ул кавыны,каһвәсе,

Бигрәкләр дә җаваплы! Ананасы,әфлисуны ,

Тагын әллә нәрсәсе...

Чит илләрнең байлыгына

Кызыкма,балам,берүк!

Үз илеңнең табынында

Өлешең булсын бик күп.

( Шигырь сөйләүчеләр санын арттырырга була ).

- 5 -

Җиденче эпизод.

Инсценировка.

(“Чит тел белүнең файдасы” әкияте буенча).

Катнашалар: Песи һәм Тычкан.

(Сәхнәдә –суыткыч макеты янында Песи йөри). Песи,суыткычны әйләнеп чыгып,аның эчендәге ашамлыкларның үз урынында икәнлегенә ышангач,кабат йокларга ята.

Тычкан керә. Ул велосипедта. Велосипедын бер читтә калдырып,иснәнеп,суыткычка якынлаша.Песи уяна , Тычканны куып җибәрә һәм кабат йокларга ята.

Тычкан яңа һөҗем ясый.Бу юлы ул,велосипедын ераграк калдырып,аяк очларына басып керә.Песи уянмый.Тычкан суыткычны ача һәм, каймаклы савытны алып,тәмләп ашый башлый.Каймак исен сизеп,Песи уяна.Ул велосипедны күреп ала: ах,тагын Тычкан монда!

Песи Тычканны эләктереп ала!Ләкин Тычкан ычкынып кача.Песи аны куалап китә,әмма тота алмый.

Песи хәйләгә керешә: төрле җәнлек,кош булып кычкыра башлый.Тычкан күренә,ул Песигә якынлаша (кызыксынуын баса алмыйча,билгеле).”Гипнозланган” Тычканны эләктереп аласы гына кала...

Песи (аны тотып алгач). Менә ул – күп телләр белүнең файдасы!..

Тычкан да хәйлә кора.Песинең кулларын сыйпап,ялагайланырга тотына.

Тычкан. Җибәр мине,Мәче! Син бит – Мааачо! Мяяууу!!! Мин дә чит телләр өйрәнергә телим!Алла бирса,песиләр телен өйрәнәчәкмен.Син ризамы,Мачо?

Песи. Ладно.Ярый алайса. Әйдә,моннан ары дус булабыз.Син минем саклаган ризыкларыма тимисең, ә мин...(уйланып ала) сине бүтән куаламыйм. Велосипедыңда алмашлап йорибез!..

Хәзер минем чират!

Велосипедка атланып,Песи чыгып китә.Тычкан аның артыннан йөгерә(күңелле музыка).

Янадан керәләр.Бу юлы инде Тычкан велосипедта, ә Песи – арттан йөгерә...(музыка көчәя).

Сигезенче эпизод.

Инсценировка.

( “ Әни белән Кыз” хикәясе буенча.)

Катнашалар: Әни һәм Кыз.

Өстәлгә тәм-томнар чыгарыла,савыт-саба куела.

Кыз. Әнием,чәй эчәсем килә!

Әни. Кил,кызым,менә сиңа чәйнек.Су тутырып кына бир дә...

Кыз (су салган булып,чәйнекне әнисенә кире бирә). Мә,әнием, салдым...

Әни. Кызым ,савытны тутырып куярга кирәк.Тулы чәйнек кайнаганда шауламый,ә тулар-тулмас чәйнек кайнаганда бик нык быгырдый...

- 6 -

Кыз (сәхнә алдына килеп,тамашачыларга). Әнием шулай,артык төпченеп тормыйча,сүз төбенә тоз салмыйча гына,буш куык,булдыксыз кешеләрнең күп сөйләргә яратуларын аңлатырга тырышкан.

Әни. Кил,кызым,утыр ,чәебез кайнады.

Чәй эчәләр.

Кыз (өстәл артыннан торып китә). Рәхмәт, әнием, хушландым!

Әни. Кызым,ашап туйгач,табыныңны җыештырып куя торган бул.Юылмаган табак-савыт,җыелмаган өстәл өстен фәрештәләр канатлары белән каплап торырлар,ди.Әгәр дә син,тиз генә табыныңны җыймасаң,фәрештәләрнең канатлары талыр...

Кыз (тамашачыга). Хәзер савыт-саба юарга тотынсам,баш очыннан очып үткән фәрештәләрнең канат тавышларын ишеткәндәй булам.Аларның канат кагышларыннан чыккан талгын назлы җил,әниемнең йомшак тавышы кебек,битләремнән иркәләгәндәй тоела.

Рәхмәт сиңа,Әнием,шулай оста итеп эшкә,чисталыкка-пөхтәлеккә өйрәткәнең өчен!

Әни. Балам,бәхетле бул! Изге тормыш юлы сиңа!

Балакаем,бәгырь җимешкәем,

Бәхет өчен туган былбылым!

Сикәлтәле тормыш юлларыңда

Булсаң иде һәрчак уң кулым.

Газизкәем,бәхет алмакаем,

Биреп безгә йөрәк җылыңны,

Бәхетләргә күмелеп,шатлык белән

Үтсәң иде тормыш юлыңны.

Без бу җирдә бар кунак кына,

Мулдан булсын һәр көн табының.

Аяз булсын туар һәрбер таңың,

Озын булсын,кызым,гомерең!

Кыз (җырлый). “Тылсымлы сүзләр”.Мөхтәр Минһаҗев музыкасы.

Иртән әни уята:”Кызым,хәерле иртә!”

Шул тылсымлы сүз мине көн буе саклап йөртә.

Әби мәктәпкә (о)зата:”Кызым,-дип,- хәерле юл!”

Әбием изге күңелле –гел була хәерле юл.

Кушымта: Мин шушындый сүзләр беләм,

Сез дә беләсезм(е) икән:

“Хәерле юл”,”хәерле көн” –

Тылсымлы сүзләр икән!

Мәктәбемә баргач та,телимен хәерле көн,

Әллә шуңа әйбәт кенә,хәерле уза бу көн.

Кичен әти каршы ала:”Хәерле кич,кызым,- дип,

Бергәләшеп уйнаганда,хәерле уза һәр кич.

Кушымта.

- 7 -

(Җырның азагында Дәү Әни керә,кулында дини китап.Утыра.Янына Онык килеп баса.Ул шигырь сөйли).

Онык. Дәү әнием,дәү әнием,

Кил әле син бирегә.

Нинди матур күбәләк –

Кирәк исем бирергә... (Дәү Әни дәшми.)

Дәү әнием,дәү әнием,

Шундый матур кош анда...

Җыр тыңлап куанырсың,

Бер ял итеп алырсың... (Җавап юк.)

Инде күпме чакырсам да,

Җавап булды тискәре...

Чәчәкләрне өзим әле,

Таралсын хуш исләре. (Чәчәкләр “өзеп ала”.)

Дәү әнинең вакыты юк

Матурлыкны күрергә...

Болай булгач чәчәкләрне

Үзем киләм бирергә. (Дәү Әнигә чәчәк бәйләме бирә.)

Дәү Әни . Бәрәкалла!Һай,уңгансың да инде үзең...

Йомгаклау өлеше.

Укытучы чыга.Бу – Зөлфия Сираева.

Укытучы (шигырьнең соңгы юлларын кабатлый).

...Болай булгач чәчәкләрне

Үзем киләм бирергә.

Кичәдә катнашучылар чыгып тезелә.Укытучы йомгаклау сүзе белән чыгыш ясый.Ул үзенең “Оланнарга”исемле шигырен укый.

Кыйблаларга карап аккан сулар

Изгеләрдән булып санала.

Үткәннәрне хәтерләсәк кенә

Киләчәккә бездән эз кала.

Искә алырсызмы,әй,оланнар,

Туган якның шанлы дәверен,

Эзләрсезме дәү әтиләр юлын,

Дәү әниләр куйган әвенен?

Табарсызмы риваятькә күчкән

Җәмиләнең тирән коесын,

Кәҗә,Куян,Бистә тауларында

Күрерсезме бурсык оясын?

Көтү йөрткән Җәйләү әрәмәсен

Сакларсызмы килер елларга,

- 8 -

Без утырткан тупыл яннарыннан

Чыгарсызмы олы юлларга?

Әй,оланнар,кичерегез безне,

Югалтканга Изге Актауны:

Чүплекләргә әверелеп бара,

Көтеп тора сезнең яклауны.

Морат,Дөмәй кебек инешләрне

Коткарыгыз,зинһар афәттән;

Сакланыгыз Җиһан рәнҗешеннән,

Сак булыгыз олы нәфрәттән!

Шигырьдән соң Укытучы сәхнә түренә бүгенге кичәнең төп “герое” Илүсә Нәбиуллинаны чакыра. Катнашучылар аңа чәчәкләр бәйләме бүләк итә.

Илүсә Нәбиуллинаның чыгышы.

Китап авторы сәхнәгә бүгенге кичәне музыкаль яктан бизәүче,сценарий авторы Әнис Шәймәрдановны һәм инсценировкаларны сәхнәләштерүче,костюмнар тегү һәм грим салу остасы Минзилә Габидуллинаны сәхнәгә чакыра.

Кичә “Әлмәтем” җырын (Сара Садыйкова музыкасы,Саҗидә Сөләйманова сүзләре) күмәк башкару белән тәмамлана.

Ә н и с Ш ә й м ә р д а н о в ,

Риза Фәхретдин исемендәге 1нче санлы татар гимназиясенең музыка буенча өстәмә белем бирү педагогы.

 

Бесплатный хостинг uCoz