Фикереңне әйт:

E-mail: tamchy59@mail.ru

 

Фикер алышырга чакырам

У й л а р ы м х ә з и н ә с е .

Үз-үзегез турында фикерегезне үзгәртегез,

һәм Сез язмышыгызны үзгәртерсез!..


Беренче бүлек.

Хакыйкатьнең яше юк, ул вакытка бәйле түгел һәм үзгәрми. Күпләр фикеренчә, кешенең уйлары аның аңында туа һәм саклана. Ә чынында исә, уйларыбыз белән тыгыз бәйләнеп үрелсәк тә, без аларны билгеле бер мизгел өчен генә саклыйбыз.Шул мизгел тугач, без уйларыбызны үзебездән “ычкындырабыз” да аларның чынга ашуын көтә башлыйбыз. “Иң җитез нәрсә – уй”, ”Уйлаганың – алдыңа килә”, диләр. Моны беребез дә инкарь итми. Тормышыбызда пәйда булган һәрбер күренешнең – безнең күзаллавыбыз аша ихтыяр көчен кулланып барлыкка китерелгән мизгелнең – бары тик аның турындагы уйларыбызның чагылышы икәнен дә аңлыйбыз. Тормышыбыз мизгелләрдән тора, ә яшәешебез – шул мизгелләргә хәзерлек кенә! Ә хакыйкать шунда: уйларыбыз, рухи энергия белән баетылып, бар кешелек дөньясы өчен гомуми һәм универсал булган Бөек Акыл Көченә юллана. Монда инде безнең ихтыяр көчебез “көчсез”, ул уйларыбызга тәэсир итә алмый. Моны безнең өчен Югары Көч башкара.

Бу хакыйкатьне, мин генә түгел, бик күпләр куллана. Алар уйларының чынга ашуына шушы Бөек Акыл Көче белән ирешәләр: үзләренең тормышларындагы үзгәрешләрне аң-асты (подсознание) аша, уйлар ярдәмендә Башкаручы Көчне “эшкә җигеп”, китереп чыгара алалар. Моның шулай булуына төшенгән кешеләр үзләренең уңышсыз килеп чыккан эшләрендә башкаларны гаепләмиләр – аларның уйларына беркемнең дә кысылышы юк. Һәркемнең эш турындагы уе (яхшысы да, яманы да!) – бары тик аның үзаңында туа. Ә шул эшләрнең килеп чыгу-чыкмавы һәрберебезнең Башкаручы Көчкә ничек ышануыбыздан тора! Шикләнүләребез, куркуларыбыз уңышсызлыкка илтә, ә ышанычыбыз һәм эчке хуплавыбыз уңыш китерә. Күрүегезчә, бу бик гади һәм аңлаешлы!..

Икенче бүлек.

Кеше эчке дөньясына үзе хуҗа. Ул андагы процесслар белән үзенең акыл көче ярдәмендә идарә итә, шул дөньяга үзгәрешләрне бары тик ул үзе генә кертә ала! Уйларының активлыгы аның дөньясына төрле вакыйгалар алып килә, төрле җисемнәр алып керә. Ләкин Кеше боларның асылына төшенә алмый, чөнки Хакыйкать вакыт белән дә, ара белән дә үлчәнелми, ул – аерым билгеләре булмаган бер нәрсә...

Һәрберебез үз тормышында булган бик күп вакыйгаларны шушы процесслар белән бәйләп карый ала. Менә, мәсәлән, сез бер эшегезнең ахырын күз алдыгызга китердегез, ди. Уегыз белән сез аны башкарып чыккан эшләр рәтенә кертеп куясыз, ә калганын сезнең өчен Бөек Акыл Көче эшли: ул сезне бу эшнең азагына алып барып җиткерә. Эшегезне уңай килеп чыгар дип уйлаган булсагыз, бар да яхшы булып бетә, ә азагын начар итеп күзаллаган булсагыз – һичшиксез, начар булып барып чыгачак!

Зур керемнәр турында хыялланган эшкуарлар беркайчан да кире уйларны башларында йөртми, уңышсызлык – алар өчен ят нәрсә, эчке тоемлау белән алар һәрвакыт уңышны гына “күрәләр”. Уй-фикерләрен чынга ашыруда алар бернинди дә көч куймыйлар, бәлки аларны (уйларны) үзләреннән “ычкындыралар” гына, ә инде шул уйларына җавапны алар, Бөек Акыл Көченең кодрәте рәвешендә, хакыйкать буларак кабул итеп алалар. Ягъни,нәрсә турында уйласалар – шул, эшләнгән эш (хакыйкать) булып, кире үзләренә кайта.

Өченче бүлек.

Дөньяда берни дә юк: син эшли алмаган, син яулый алмаган! Тормышыгыздагы кире күренешләр бөтенләйгә юкка чыгарылырга, язмышыгыздан сызылып ташланырга тиеш. Төрле хәйрия акцияләре белән генә эшсезлекне, фәкыйрьлекне җиңеп булмый. Безгә Бөек Акыл Көче бирелгән, һәрберебез аны файдалы итеп куллана белергә тиеш. Гомеребез белән бөек Хакыйкатьне исбатлап, үзебезнең уңай эшләребез, позитив уйларыбыз белән планетабызга күп файда китерә алабыз.

Кешелек дөньясының үзе куллана алырлык күләмнән бик күпкә артыграк материаль байлык туплаганы билгеле. Менә шул җитеш дөнья эчендә утырган Кеше ни эшләргә белми: берәүләр оҗмах турында хыялланса, икенчеләре – чарасызлыктан интегә. Ә бит барысы да аның үзеннән тора: фәкыйрьлеге дә, байлыгы да.Ул үз тормыш шартларын үзе булдыра, тик Хакыйкатьне генә табарга тиеш! Ә ул – Кешенең аңында, аның үз-үзенә ышануында.

Көтмәгәндә чынга ашкан бер уемны сөйлим әле. Синтезатор алу теләгем бар иде. Ләкин я акча булмаудан, я башка сәбәпләр аркасында ул һаман кичектерелде. Уйлагыз әле, мин ни эшләдем: синтезатор турындагы уйларымны үземнән “ычкындырып җибәрдем”, һәм көтмәгәндә... уйларым чынбарлыкка әйләнде. Менә бу синтезаторым – инде өченчесе, яхшырагы! Бәлки, шушы минутларда минем чираттагы уем “материальләшәдер”?!.

 

Дүртенче бүлек.

Куелган максатыбызга ирешү өчен, коры тырышлык кына җитми. Алда торган эшне, аңыбыз аша үткәреп, инде “үтәлгән эш” итеп карау мөһим. Бөек Көч, эшне ваклап, өлешләргә бүлеп үти белми – ул аны бары тик Сез уйлаганча, башкарылган эш буларак кына “күрә”. Шуңа да инде уй-фикерегез гел уңай юнәлештә (позитив) булырга тиеш! Бу – һәр уңышның нигезе. Сез киләчәк уңышыгызны күз алдына китерәсез, ә Бөек Акыл Көче аны башкарып чыга.

Без әйләнә-тирәбезне, яшәешебезне уйларыбыз белән үзгәртәбез, җисемнәрне хәрәкәтләндерәбез. Ә тормыштагы һәр адымыбыз – бертуктаусыз үзгәрешләр тезмәсе, ләкин ул һәрвакытта да билгеле (конкрет) сайланыш булып тора. Әмма бу – һич кенә дә көчергәнешле яшәүне аңлатмый. Бертуктаусыз көрәш тә кирәкми, бары тик һәрнәрсәнең үтәләчәгенә инану гына булсын. Йә, кайсыгыз бу хакыйкатьне кабул итә алмый?

Тагын бер үзенчәлек бар. Бөек Акыл Көче аша Галәм киңлекләренә юлланган безнең уйларыбыз, кемнеңдер шундый ук уйлары белән “очрашып”, шул кеше турындагы информация белән кире әйләнеп кайта. Ә без аны ниндидер мәгълүмат рәвешендә түгел, ә үтәлгән эш буларак кабул итеп алабыз. Тормыштан бер мисал. Ялгызлыктан туйган бер хатын, ачынып: “Кайда соң син, минем үз тиңем? Кил миңа, гомерлек яр булып!”- ди. Шушы уйларын ул үзеннән “ычкындыра”. Ә 300 чакрым ераклыкта яшәүче ялгыз ир шуңа охшаш импульслы уйларын Галәмгә тарата. Ни гаҗәп, ике җанның уйлары “кисешә”: алар Интернеттагы бер сайтта бер-берсен “таныйлар”... Шушы танышуның бәхетле нәтиҗәсе – парлашкан ике “ярты” йөрәк өч ел инде беръбөтен булып тибә.

 

Бишенче бүлек.

Кеше миенең энергетик халәте өйрәнелмәгән дәрәҗәсендә, ә аң-фикерләү нечкәлекләрен өйрәнү торышы психология фәне тирәсендә таптана. Бер мизгелгә генә булса да, билгеле фәнни ачышлардан ераграк китеп, башкачарак фикер йөртеп алыйк әле. Гасырлар тәҗрибәсеннән чыгып, бөек ачышларның кайдан барлыкка килүен аңларга тырышып карыйк.

Һәрбер яңа ачыш – бер яктан билгеле тәгълиматьләргә нигезләнсә, икенче яктан ул бары шул ачышның хуҗасына гына билгеле була. Каян килә соң бу кешегә ачышның асылына төшенү? Әлбәттә, Бөек Акыл Көченең кодрәтеннән!

Галим, музыкант, рәссам – һәркайсы үзенә генә хас тоемлау белән, Бөек Акыл тудырган мөхиттә аның Көче белән резонанс халәтенә керә. Менә шул чакта шедеврлар, бөек ачышлар туа да инде! Ачыш хуҗалары һәркем күрә, ишетә, тоя алмаган нәрсәләрне күп тапкырлар көчәйтеп,зурайтып күрә алалар. Ә ачыласы, языласы әйберләр аерым-ачык төсмерләнгәч, инде безгә аңлаешлы булган юл белән, Бөек Акыл Көченә мөрәҗәгать итәсе генә кала. Менә шунда Илһам туа,Чынбарлык күз алдына килеп баса...

Илһамлану, канатланулар – күпләребезгә ят нәрсә булса да, һәркем үзе өчен кешелек дөньясының мөһим проблемалары “дулкыннары” белән резонанска керүен булдырырга тиеш. Шул чагында яшәү кызык та, аңлаешлы да, мәгънәле дә булачак! Моның өчен бары тик тормыш каршылыкларыннан курыкмаска гына өйрәнәсе кала. Чөнки алар берсе дә реаль көчкә ия түгел, аларны без үзебез барлыкка китерәбез. “Нәрсә турында уйлыйсың – шул алдыңа килә”, дигән кебек, уйласаң – бар, ә искә алмасаң, алар (каршылыклар) безнең эшләргә килеп кысыла алмыйлар. Чөнки алар – юк!..

Алтынчы бүлек.

              Бөек Хакыйкатьнең асылына төшенгәннәр өчен тагын бер фикер. “Әйткән сүз – аткан ук”, дибез. Мәгънәсен аңлыйбыз. Ә менә “Күпме сорыйсың, шул чаклы аласың” дигән әйтемнең бик зур көчкә ия булуын күпләрегез белмидер дип уйлыйм.

             Яңа гына югары уку йортын тәмамлаган бер яшь егет эш урыны эзли, булачак хезмәт хакын күз уңында тота: 25 мең сум. Эш тиз арада табыла, ләкин күбрәк түләнә торган эш урыны буш булса да, аңа нәкъ егерме биш мең түләнә торганын тәкъдим итәләр... Икенче мисал. Берәү машина сатып алырга хыяллана. Акчасы да җитә кебек, ләкин булачак машинасының нинди булырга тиешлеген уйлап бетерә алмый. Машина барлыкка килми, сатып алу кичектерелә. Ә менә икенче берәүнең җыелган акчасы юк, ләкин ул машинасының маркасын, аның төсен ачык итеп күз алдына китерә, машина сурәтен күренгән урынга элеп куя. Бөтен уйлары, әйтелгән сүзләре гел конкрет марка тирәсендә әйләнә, хәтта үзен шул машинаның руль артына кереп утыргандай хис итеп йөри. Бөек Акыл көченә юлланган төгәл уйларының нәтиҗәсе озак көттерми: ул машиналы була!

              Димәк, теләгеңә ирешер өчен, бары тик шуңа ышанырга һәм көтәргә генә кирәк. Синең теләкләреңнең һичшиксез үтәләчәгенә “гарантия” булып, Бөек Көчнең чиксез кодрәте тора. Ә безгә аны тоясы һәм теләкләребезне конкретлаштырасы гына кала. Үтәләсе эшебезнең “образы” никадәр төгәл булса, нәтиҗәсе шул кадәрле җитеш, өлгергән булачак! Шулай итеп, һәртөрле теләкләр кабул була, бөтен максатлар чынга аша, әгәр дә алар сезнеке һәм бары тик үзегезнеке генә булса, ягъни сезнең уйларыгыз белән “тудырылган” булса.

              Бөек Акыл көче белән уратып алынган чиксез Чынбарлыкның барлыгын тою безнең күңелләрдә бетмәс куәт арттыра, яшәешебезне яңа бизәкләргә баета. Моны аңлаганнарның тормышларына яңа мәгънә өстәлә, бәхет иңә. Һәм, андый бәхетлеләр саны арта барган саен, кешелек дөньясының моңа кадәр билгеле булмаган серләрен ачуга таба көчле адым ясалачак. Шушы Хакыйкатьне аңлап эш итүчеләр рәтендә синең дә урының бар, хөрмәтле укучым!

 

 

 




Бесплатный хостинг uCoz